Технологияләр

Автоматик ПРА белән яктырткычлар

Традицион яктырту системалары белән чагыштырганда, электрлы хәрәкәткә китерә торган көйләү аппараты (ПРА) күп өстенлекләргә ия.

  • ПРА белән яктырткычларның, түбән ешлыкта эшләү ярдәмендә, хезмәт итү срогы озынрак ( кабызуның төренә һәм циклына бәйле, лампаның уртача хезмәт срогы 40% кадәр арттырга 
  • Энергия куллануының күләмен киметү,чөнки автоматик ПРА, гадәтиләргә караганда, энергияне әзрәк сарыф 
  • Лампаларның хезмәт итү срогы зуррак булганга, чыгымнар зур булмый
  • Стробоскоп эффекты һәм ут пульсациясе булмавы
  • Тиз арада җемелдәүсез кабынып китү
  • Тавышсыз эшләү

Үз-үзен тота торган изоляцияләнгән чыбыклар (ҮИЧ)

ҮИЧ - югарытехнологик кабель, Ауропа һәм Рәссәйдә кулланылуы аның ышанычлылыгын һәм икътисади эффективлыгын исбат итә.
Бу чыбыкларның яхшы сыйфатлары:

  • Урман межасын кисеп бетермичэ ЛЭП төзү мөмкинлеге
  • Телефон линиясе һәм башка көчәнешле чыбыклар белән бергәләп бер терәктә элеп кую мөмкинлеге
  • Биналарның алгы ягын изоляцияләнгән чыбыклар белән монтажлау мөмкинлеге
  • Булган яки яңа кечерәк терәкләрне куллану мөмкинлеге, шулай ук биналарга һәм башка инженерлы төзелешләргә куркынычсыз ераклыкны кечерәйтү
  • 80% кадәр эксплуатацион чыгымнарны киметү
  • Хезмәт күрсәтүнең иминлеге
  • Чыбыклар белән җир арасында кыска ялганышның булмавы, линияләрнең янгын куркынычлыгын киметә
  • Электэнергияне урлау мөмкинлеген киметә

Түбән көчәнешле натрийлы лампалар

Бүгенге көндә югары басымлы натрийлы лампалар эффектив ут чыганакларының берсе булып тора, ут бирү нәтиҗәлелеге 160 лм/Вт кадәр. Көчәнешләре 30-1000 Вт булганда, аларның хезмәт итү срогы 25 000 с. арттырга мөмкин.

Аларның җылы сары төсе паркларны, сәүдә үзәкләрен,юлларны, ә кайбер очракларда декоратив архитектуралы яктыртуга да килешле була. Әмма бу ут чыганакларының үсеше соңгы ун елда аларны куллану мөмкинлекләренең кискен артуына китерә, яңа төрләр, шулай ук кечерәк көчәнешле лампалар һәм төсләрне тапшыру буеча яхшыртылган лампалар, барлыкка килү ярдәмендә.

Терекөмеш лампаларына караганда натрийлы лампаларның төп яхшы сыйфатлары:

  • 25% электроэнергияне саклау
  • хезмэт итү срогы озынайтылуы
  • 45% кадәр яктырту көчлерәк
  • хезмәт итү срогы ахырында лампаның җемелдәмәве

Энергия саклый торган светодиодлы яктырткычлар

Урам яктырткычлары зур территорияләрне яктырталар, шуңа күрә утның яктырту өслегенә юнәлдерелүе бик мөһим. Светодиодлы әсбаплар бу таләпләргә күбесенчә җавап бирәләр һәм тәңгәл булган югары басымлы газоразрядлы, натрийлы лампалар белән чагыштырганда, электроэнергияне эконимияләргә ярдәм итәләр. Бу лампаларның төп яхшы сыйфатлары:

  • Светодиодлы яктырткычлар өчен эш температурасы диапазоны -60 алып +45 кадәр
  • Яктырту әсбаплары махсус нык пыяладан ясала
  • Ныклык.Светодиодлы яктырткычлар бертуктатмыйча 10 елдан 15 кадәр, ә төнге вакытта гына кулланылса, 25 елга кадәр хезмәт итәләр.
  • Көчәнешнең азрак кулланылуы һәм минималь сервис хезмәте
  • Максималь табигый ут һәм җемелдәүнең булмавы

Диммирле идарә итү

Диммирле идарә итү принцибын кулланганда, лампаларның, көчәнешләре үзгәргәндә дә, яктылыгын көйгә салып була. Бу төрнең төп өстенлекләре:

  • Зур аралыкта да уңайлы һәм җиңел идарә итү
  • Төрле экономияле лампаларның яктылыгын җемелдәүсез минималь дәрәҗәдә җайга салу
  • Лампаларны төнге яктырту режимына автоматик күчерү мөмкинлеге
  • Һәрбер яктырткыч белән индивидуаль идарә итү
  • Электроэнергияне 40 % кадәр экономияләү
  • Лампаларның хезмәт итү срогын арттыру
  • Лампаларның ут бирү нәтиҗәлелеге арттыру