Биналарны яктырту


Казгорсветның коммерцияле эшчәнлегенең бер юнәлеше булып биналарның алгы ягын архитектуралы яктырту булып тора. Декоратив яктырту - һәрвакытта да, күп төрле яктылык әсбаплары белэн ясалган, максималь якты һәм истә калырлык образлар. Иң элек, мондый яктырту эстетик функцияне үтәп, конструкциянең төп элементларын аерып күрсәтә һәм матурлыгын ассызыклый. Шул ук вакытта, бинаның төнге кыяфәте якты гына булып түгел, ә шәһәр ансамбленә аһәңле туры килергә тиеш.

Казгорсветның билгеле проектлары булып казанның Вокзал бинасын, Зур Концертлар Залын, Булак юлларын яктырту тора. Аннан башка, оешманың специалистлары инде берничә ел буена Казан Кремленең алгы ягын яктыртуы өстендә эшлиләр.