Миссия һәм кыйммәтләр

Миссия.

Шәһәрне яктырак ясау. Безнең максат- шәһәребез яктыртылу буенча дөнья башкалалары белән бер дәрәҗәдә булуына омтылу.

Кыйммәтләр:

Иҗтимагый әһәмиятлелек.

Безнең максат -кешеләрне ут белән генә тәэмин итү түгел, ә аларның тормышларын яхшырту да. Эшебезгә ышанабыз. Шуңа күрә бөтен шәһәр йоклаганда да, эш, ял һәм бәйрәм көннәрендә дә, хәтта яңа ел төнендә дэ эшлибез.

Көннән- көн безнең шәһәрне яктырак ясыйбыз. Казанлыларга һәм шәһәр кунакларына шатлык китерү белән горурланабыз. ә безнең проектлар- Стамбул паркы һәм яңа Булак Казанның визит карточкалары булып тора. 

Нәтиҗәлелек.

Без куелган бурычларны үтәргә тырышабыз. Аларның һәрберсе безне төп максатыбызга китерә-Казанны яктырак ясау. 

Эффективлык.

Без һәрвакытта да эшебезне максималь эффектив ясарга тырышабыз. Эшчеләребез һәрвакытта, чыгымнарны кыскарту һәм эшебезнең сыйфатын яхшырту буенча, яңа идеяләр эзләүдә. Без,беренчеләрдән булып, һәрбер яктырткыч белән индивидуаль идарә итү системасына күчтек, бу үз чиратында электроэнергияне 40% кадәр экономияләргә ярдәм итә, шуның белән лампаларның яктырту нәтиҗәлелеге арта, ә ә хезмәт итү срогы озынайтыла.

Җаваплылык.

Безгә йөкләтелгән җаваплылыкны аңлыйбыз,чөнки безнең һәр эшчебез уртак эшкә тугъры.

Өр-яңа технологияләр кулланып, без шәһәр яктыртылу системасын куркынычсыз ясарга тырышабыз. 97% изоляцияләнмәгән чыбыкларны изоляцияләнгән чыбыкларга алыштырдык. Моннан ары, әйләнә-тирәдәге мохитне саклау турында уйлап, иске материаллардан баш тартып, экологик яктан яхшырак сыйфатлы материалларга күчтек. Казгорсвет иске үрнәкле 10000 терекөмеш лампаларын яңа натрийлы яктырткычка алыштырды.